Навигация

Прочие ссылки

Главная » 2018 » Декабрь » 3 » Интервью с Галиуллиным Булатом
10:54
Интервью с Галиуллиным Булатом

Дорогие друзья!

     Студентка   группы 3СР-460  Гарифуллина Алиса будет участвовать в Республиканском творческом конкурсе по журналистике на татарском языке «Серебряное перо».  Она подготовила для этого конкурса  интервью с мастером производственного обучения, выпускником нашего колледжа Галиуллином Б. Н., под названием «У мастера руки золотые». У нас на сайте вы можете  ознакомиться с  её публикацией и оставить отзывы. Давайте вместе поддержим Алису и пожелаем ей  успехов в  престижном конкурсе!

Һөнәрленең - кулы алтын....

 

Хөрмәтле дуслар! Әлеге язмамда  Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенең   тәмамлаган Галиуллин  Булат Нияз улы белән булган әңгәмәмне яктыртам. Ни өчен дисезме? Булат Нияз улы  студент вакытта ук халыкара WorldSkills бәйгесендә  катнашып югары үрләргә, призлы урынга лаек булган белгеч, хәзерге вакытта безнең көллиятнең остаханәсендә  мастер булып эшли,  үзенең укучыларын халыкара WorldSkills ярышларына “Җиһаз җитештерү”, “Балта остасы” компетенцияләре буенча әзерләп,  уңышка ирешкән шәхес. Галиуллин Булат турында аны укыткан мөгаллимнәребез: тыйнак, тырыш, максатчан, тәртипле, әлбәттә инде, акыллы егет дип әйттеләр.

  • Булат  Ниязович! Без сезне халыкара WorldSkills ярышында җинүче икәнегезне беләбез, нинди юллар алып килде сезне ул ярышка? Безгә дә  сөйләгез әле.

Беренче соравым, сез ни өчен безнең көллияткә укырга кердегез, төзүче булырга балачактан хыялландыгызмы?

  • Мәктәптә укыганда мин хезмәт дәресләренә һәм аннан кала “Эшче куллар” түгәрәгенә яратып йөрдем. Без анда куна такталары,  сыерчык оялары, тукмаклар ясадык. 6-9нчы сыйныфта укыганда үзебезнең йорт өчен  чеби, сыерчык, куян оялары,  кечкенә урындыклар эшләдем. Шул вакытта төзелештә кулланыла торган инструметлар белән эш итәргә өйрәндем. 9 нчы сыйныфны тәмалагач, үземнең яраткан һөнәремне үзләштерү максаты белән көллиятебезнең төзүчеләр бүлегенә укырга кердем, балта остасы юнәлешендә өстәмә шөгыльләндем. Шулай итеп, балачак мавыгуы хыялга әверелде, хыялым тормышка ашты дип әйтә алам.
  • Сез WorldSkills ярышында җинү яулаган егет, әлбәттә, тырыш студент булгансыз, сезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегез  нинди һөнәр ияләре, алар сезне гаиләдә ничек тәрбияли иде?
  • Мин үзем Апас районы Әлмәндәр авылы егете. Әтием Нияз, 30 елдан артык авылда механизатор булып эшли. Әнием Әлмәндәр “Бәллүки” балалар бакчасында 1986 елдан алып бүгенге көнгә кадәр тәрбияче булып эшли. Әтием җитди, гадел һәм бик тырыш, хезмәт сөючән кеше. Әтиемнең яраткан мәкале – егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, эшләгәнең кеше өчен булса – өйрәнгәнең үзең өчен булыр дип тә әйтеп куйгалый иде. Әнием матурлыкны ярата, максатчан, бик шәфкатьле ханым. Ул мине башлаган эшне ахырынача җиткерергә, вакытның кадерен белергә өйрәтте. Миндә булган яхшы сыйфатлар алар биргән тәрбия җимеше. Әтидән миңа техника җене кагылган (елмая), әнидән укыту-тәрбия эшенә сәләт бирелгәндер дип уйлыйм. Авыл урамында уйнап, аның табигатендә тәгәрәп үссәм дә, әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләделәр, барлык каралты-кура, бакча, терлекчелек эшләренә өйрәттеләр. Гаиләдә әти һәм әни ягыннан да  дәү әтиләр балта осталары иде. Алар төзегән йортлар миңа үрнәк булып тора.
  • Көллияттә уку чорында җитди һөнәри белемне барлык диплом алган белгеч үзләштерә,  әмма халыкара ярышларда катнашырлык осталыкка бик сирәк кеше ия була, сез ничек уйлыйсыз, андый осталык тырышлык нәтиҗәсеме, әллә талантмы ул?
  • Әйе, уңышларга ирешер өчен талант һәм тырышлык та бик кирәк. Үз алдынга дөрес итеп максат куерга, һәм аны үтәргә кирәк. Уңышка ирешү ул һаман җинү яулау дигән сүз түгел. Ул әле өзлексез яңа тәҗрибәне өйрәнү, башка технологияләр, эш кораллары  үзләштерү, төрле ысулларны камил башкара белү дип уйлыйм. Шул ук вакытта, хаталарыңа, җитешмәгән ягына анализ ясап алга бару да ул. Әгәр талант дип әйтәбез икән, аның өстендә даими эшләсәң генә, ул шатландыра. Мәсәлән, узем турында шуны әйтә алам: Абу-Даби ярышларында каршылыклар күп булу сәбәпле урын яулап булмады. Медаль алыр өчен 1-2 балл җитмәде. Шуңа карамастан, төшенклеккә бирелмәдем, үз эшемне (тренировкаларны) дәвам иттем. 2018 елның сентябрь аенда Будапештта үткәрелгән Европа чемпионатында 2нче урынга лаек булдым.
  • Беренче тапкыр WorldSkills ярышына әзерләнергә сезгә  тәкъдим иткәч, нинди уйлар, хисләр кичердегез?
  • Практика вакытында минем эшләгән эшемне күреп, миңа ярышларда катнашырга тәкъдим ясадылар. Мин  шатланып риза булдым.
  • Ярышларга әзерләнү турында да сөйләгез әле, сез үзегезнең остазыгызның барлык тәлапләрен дә үтәдегезме?
  • Ярышларга әзерлек көллиятнең укыту һәм лаборатория корпусында үтә. Күбрәк дәресләрдән соң  калып, кичкә кадәр әзерләнә идем. Бик кыенга туры килде. WorldSkills тан кала әле бит уку сәгатьләрен дә үтәргә кирәк иде. Остазыма килгәндә, ул Лебедев Николай Олегович та безнең көллияттән WorldSkills та катнашкан кеше. Мине ул шушы юнәлешкә чакырып алды. Бергәләп конкурс биремнәрен эшләргә өйрәндек. Нинди таләпләр куйды миңа Николай Олегович? Беренче чиратта, төгәллеккә омтылырга, икенче чиратта, эш урынын уңайлы итеп оештырырга һәм эш башкару барышында  эш турында гына уйларга. Аның таләпләрен үтәмичә, уңышка ирешеп булмас иде.
  • Булат абый, сез бик тырышып әзерләнгәнсез, шуңа карамастан, ярыш вакытында сезнең белән көтелмәгән хәлләр булдымы? 
  • Әйе, була андый хәлләр. Мәсәлән, мин бер тапкыр да кулланмаган эш коралы  булды  Абу-Даби шәһәрендә, инструкция инглиз телендә генә иде. Син чамалап өлгергәнче вакыт уза, сорарга кеше юк.
  • Чит җирдә, башка илләрдә булганда Россия һәм Татарстан өчен көрәш зур җаваплылык бит ул, Берләшкән Гәрап Әмирлекләренә  сез үз көчегезгә, белемегезгә ышанып бардыгызмы? Гомумән, ничек каршы алды сезне Абу-Даби?
  • Абу-Даби шәһәре безне елмаеп каршы алды. Көннәр бик эссе һәм кызу булды. Торган бүлмәләр бик уңайлы һәм чиста иде.

Абу-Дабига килгәч, тренер һәм халыкара эксперт мин белгән кешеләр түгел иде. Бөтен биремнәрне үземә уйларга, үземә сызарга кирәк булды. Киңәш сорарга кеше дә булмады. Төнләрен, бүлмәгә кайткач,  иртәгәсе көнгә планнар яздым, шул планнар буенча эшләргә тырыштым.     

  • Будапештта сез үз исемегезне җинүче дип  игълан иткәч  нинди хисләр кичердегез?
  •  Барысы да төш кебек. Дулкынлану, шатлану, горурлану ... да булды. Ярышларның финалы инглиз телендә, матур залда, тантаналы рәвештә уздырылды. Ничек сәхнәгә менгәнемне дә хәтерләмим, медаль алганымны да... Алып баручы компетенцияләр буеча исемемне, илебебезне атагач: “кара, мин бит бу”, - дип уйлаганым гына хәтердә.
  • Ярышлар вакытында чит телләрне белү кирәклеге ничек сизелә? “Телләр белгән – илләр белгән” дигән мәкаль бар безнең халыкта, сез моның белән килешәсезме?
  • Бик тә килешәм. Тел белү - үзе бер байлык. Ярыш вакытында безнең биремнәр  сызымнарда күрсәтелә һәм анда күбрәк саннар белән аңлатыла. Безгә аралашу сүзләре белү бик кирәк иде. Ярышларда катнашу әле ул үз көчеңне генә сынау түгел, ул дөнья күрү, сәяхәт итү дә.
  • Ярышларда чит илләрдән килгән  башка студентлар белән аралаштыгызмы?
  • Әлбәттә аралаштык. Без күбрәк биремнәр турында, ә буш вакытта үзебез турында сөйләштек.
  • Татарстан ничек каршы алды сезне, уңышларыгызны ничек бәяләделәр, сез хәзер танылган шәхес дип әйтә аласызмы үзегез турында?
  • Туган ягымны сагынып кайттым, кочак җәеп каршы алды безне Татарстан, уңышларымны югары бәяләде, зурлады. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы  безнең белән очрашып, кыйммәтле бүләк тапшырды.  Танылган шәхес дип әйтә алмыйм үзем турында. Мин үземә карата артык игътибар яратмыйм.
  • Булат Ниязович! Сез яшь укытучы булсагыз да,  инде үзегезнең укучыларыгыз да уңышка ирешеп бәйгеләрдә үрләр яулый. Аларны әзерләү сезнең шәхси вакытыгызны да ала торгандыр, буш вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез, үз белемегезне нинди юллар белән күтәрәсез?
  • Буш вакытым бөтенләй дә юк. Хәзерге вакытта “Җиһаз җитештерү”,  “Балта остасы” юнәлешләре буенча эшләргә өйрәтәм.  Мин өйрәткән студентлар Южно-Сахалинск шәһәрендә Россия финалында 1 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Шул ук вакытта югары уку йортында үзем читтән торып белем алам.
  • Үзенең киләчәк планнарыгыз, алга куйган максатларыгыз турында да әйтеп китегез әле.
  • Алдагы планнарга килгәндә, беренче булып югары уку йортын тәмамлау (КГАСУ). Киләчәктә төзелеш өлкәсендә үз эшемне башлап җибәрер идем, шундый хыяллар белән яшим.
  •  Безнең сайтны укучыларга нинди теләкләрегез бар?
  • Хыялларыгызга тугры булыгыз, тырышып укыгыз, тормышыгызны кызыклы һәм файдалы итеп оештырыгыз, уңышлар телим!
  • Булат Ниязович! Әңгәмәгез өчен рәхмәт белдерәм, сезнең дә хыялларыгыз тормышка ашсын!

 

 

Әңгәмәне Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студенты Гарифуллина Алисә алып барды
 
Просмотров: 175 | Добавил: KKKHiS | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar

Профиль


 

Официальный сайт «ГАПОУ "Казанский колледж строительства, архитектуры и городского хозяйства"» , автор Нуруллин Р.Р., v 3.0